«Алар илгә Җиңү алып кайтты» Хәтер Китабы (55 томлык)

Бу китапта Татарстанда туган, яшәгән, ТАССР хәрби комиссариатлары тарафыннан мобилизацияләнгән, Икенче бөтендөнья сугышы фронтларын кичеп, илгә Җиңү алып кайткан якташларыбыз исемлеге китерелә.

Исемлеккә Бөек Ватан сугышында (1941-1945) гына түгел, Совет-фин сугышында (1939-1940), башка хәрби конфликтларда (1939-1945) катнашучылар да кертелде.

Исемлек нигездә район хәрби комиссариатларында сакланган чакырылыш китапларыннан һәлак булу яки югалу турында хәбәре килгән солдат-офицерларны төшереп калдыру юлы белән төзелде.

Сугышта катнашучылар турында кыскача белешмәләр район хәрби комиссариатлары архивларында, ТР Милли архивында, ТР Үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивында, РФ Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе (КГБ), ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы архивларында, предприятие һәм оешмалар, ТР музейлары һәм эзләнү оешмалары архивларында, шулай ук җирле үзидарә органнарында тупланды.
 
 
«Алар илгә Җиңү алып кайтты» Хәтер китабының басылган томнары
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International