Ватанны саклаучылар көне белән!

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

  “Хәтер Китабы” редакциясе Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, аларның гаиләләрен, хәрби хезмәткәрләрне һәм илебезнең барлык гражданнарын Ватанны саклаучылар көне белән котлый.

  23 февраль – батырлык, каһарманлык, рух ныклыгы, Ватан һәм дөньядагы тынычлык өчен җаваплылык бәйрәме ул. Бу бәйрәм яшьләрне халкыбызның иң яхшы традицияләрендә тәрбияләү, аларда тормышка караш, ватанпәвәрлек һәм ил өчен горурлык хисен формалаштыру эшендә барыбызны да берләштерә. Аеруча монда ветераннарыбызның роле зур. Аларның тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге, киләчәк көннәргә ышанычы һәрвакыт яшь буынга үрнәк булды.

     Бәйрәм белән сезне! Күгебез һәрвакыт аяз, туачак көннәребез һәрвакыт якты булсын! Нык сәламәтлек, бәхет, имин тормыш телибез!

     Иң изге теләкләр белән, баш мөхәррир Р.М. Вәлиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International