«Татарстан Республикасы тыл геройлары», кереш том

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бу китап безнең якташларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәт батырлыгын чагылдыра. Хәтер Китабында ике дәүләт телендә республиканың Җиңүгә керткән хезмәте турында материал бирелә; сугыш елларында республикада эшләгән һәм соңыннан Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган 100 якташыбыз турында кыскача белешмәләр китерелә; сугыш чорында орден белән бүләкләнгән 88 татарстанлы турында очерклар тәкъдим ителә. Кушымтада сугыш еллары документларының күчермәләре бирелә.

Соңгы яңарту: 2021 елның 16 марты, 13:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International