«Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр (1979-1989) ветераннарының Хәтер Китабы» биографик сүзлеге

 

 

 

 

 

 

 

 

«Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр (1979-1989) ветераннарының Хәтер Китабы» биографик сүзлеге Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниханов карары нигезендә «Хәтер Китабы» редакциясе, башка ведомстволар һәм оешмалар белән берлектә 2 томда, моннан тыш тагын электрон вариантта нәшер ителде.

Китапка Әфганстан Республикасында үзенең хезмәт һәм хәрби бурычын үтәгән, Татарстан Республикасында туган, яшәгән, ТАССР хәрби комиссариатлары тарафыннан мобилизацияләнгән, шулай ук көч структуралары органнары хезмәткәрләренең исемнәре кертелгән.

Исемлекләр район хәрби комиссариатлары,  РФ Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, музей һәм бу вакыйгаларда турындан-туры катнашучыларның архив материаллары нигезендә редакциянең эшче төркеме тарафыннан төзелде.

/file/kniga/File/1 TOM.pdf

/file/kniga/File/2 TOM.pdf

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 марты, 14:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International