Редакция турында

«Хәтер Китабы» редакциясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – Редакция)   коммерцияле булмаган оешма.


Учреждение редакция коллегиясе карары нигезендә 1990 елның ноябрендә оештырылган һәм ТАССР Министрлар Советының 1990 елның 29 декабрендәге 447 номерлы карары белән теркәлгән.


Редакция үз эшчәнлеген Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы кануннары; ТР Министрлар Кабинетының «“Хәтер Китабы”н әзерләү һәм нәшер итү турында», 1993 ел, 18 май, 287 нче карары; ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы сәяси репрессия корбаннары Хәтер Китабын нәшер итү турында», 1999 ел, 23 февраль, 75 нче карары; ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның «Алар илгә Җиңү алып кайтты» Хәтер Китабын нәшер итү турында», 2003 ел, 3 декабрь, 623 нче карары»; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының күптомлы «Татарстан Республикасы тыл геройлары Хәтер Китабын нәшер итү турында», 2013 ел, 8 апрель, 628-р номерлы карары һәм Уставка нигезләнеп мөстәкыйль алып бара.


Редакция «Ватанны саклаганда һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү турында» 1992 ел, 14 гыйнварь, 4292-1 номерлы һәм «Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында», 1991 ел, 18 октябрь, 1761 номерлы Россия Федерациясе законнары нигезендә эшли.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 марты, 09:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International